Спаста өлкəннəр өчен "Куркынычсызлык мəктəбе"

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

9 ноябрьдə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмəт алучылар өчен "Өлкəннəр өчен куркынычсызлык мəктəбе кысаларында тəрбияче Р.Шишкина файдалы дәрес оештырды.

Тәрбияче "Көнкүреш приборларын куллану буенча электр куркынычсызлыгы кагыйдəлəре" һəм "Юл йөрү кагыйдəлəре" темасына танып-белү əңгəмəсе үткəрде. Əңгəмə барышында тəрбияче өлкəннəргə тормыш иминлеген саклау максатыннан көкүреш приборларыннан ничек файдаланырга икəнен аңлатты, юл йөрү кагыйдəлəрен искə төшерде, чөнки өлкəннəрдəге тормыш тəжрибəсе һəм зирəклек белəн еш кына уяусызлык та янəшə йөри. Интернат-йортта яшəүчелəр күп файдалы мəгълүмат алды. Чара ахырында һəр катнашучыга куркынычсызлык кагыйдəлəре турында белешмəлек өлəшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International