Кукмара районында яшәүчеләргә 15 оешма үз вакантлы эш урыннарын тәкъдим итәчәк

2012 елның 13 апреле, җомга
 

25 апрельдә Кукмара халыкны хезмәт белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе үтәчәк. Эшчезләргә hәм яңа өлкә эшчәнлегендә эш эзләүче гражданнарга 15 оешма үз эш урыннарын тәкъдим итәчәк. Алар арасында: “Тукай” Агрофирмасы ААҖ, “Чиста шәhәр” ААҖ, “Кукморагрохимесервис” ААҖ, “Метроэлектротранс” МУП, “Управление заготовок” СПО.

Ярминкә барышында гражданнарга хезмәт базары турында мәгълүмат алу, вакантлы эш урыннары банкы hәм эш бирүчеләр тәкъдиме белән танышырга, турыдан-туры эш бирүүчеләр аша эшкә урнашу вариантлары турында уртаклашырга мөмкинлек туачак. Моннан тыш, барлык теләк белдерүчеләргә hөнәри юнәлеш алу буенча тест үтәргә hәм мәшъгүллек, хезмәт кануннары турында киңәш ала алалар.

Ярминкә Кукмара бистәсе, Ворошилов урамы 44нче йорт адресы буенча сәгать иртәнге 9.00дан 12.00гә кадәр узачак.

Бүгенге көндә Кукмара районында 200 кеше эшчез булып санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International