«Мәгърифәт. Карьера – 2012» күргәзмәсенә йомгак ясап, иң кызыклы дип, башлангыч hәм урта белем бирү оешмалары презентацияләр саналды. Халык сынлы-сәнгать һөнәре лицее стендының бизәге булып агачтан, металлдан, балчыктан hәм башка табигый материаллардан ясалган сувенирлар булды. Казан технология hәм дизайн көллияте ватаныбыз hәм чит ил базарларында югары бәяләнүче оригиналь кожа hәм мех модельләре белән шаккаттырды. Техник утра махсус белем бирү оешмалары киләчәк абитуриентларын Республика hәм Федераль Хөкүмәте грантлары ярдәмендә үзләштергән яңа уку станоклары белән кызыксындырдылар.Ә бү үз чиратында укучыларга диплом алганнан соң, аларга өстәмә уку кирәкми дигән сүз. Аларны әзерлек белән республиканың җитештерү оешмалары җитәкчеләре эшкә алачак. Яшь белгечнең хезмәт хакы 15 мең билгесеннән күтәрелә. Гуманитар югары уку йорты чыгарылышчыларына моның турында хыялланасы гына кала.