Калининград өлкәсендәге коллегалар Татарстандагы “Әйләнә-тирә мөхитенә чыгыш” белән кызыксындылар

2012 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе
Калининград өлкәсе социаль сәясәт министрлыгы делегациясе, министрлык җитәкчесе Олег Грознецкий hәм инвалидлар эше буенча бүлек җитәкчесе  Алексей Гончаров составында Казанга килделәр.
“Югары кунаклар” безнең шәhәребезгә 10 апрель көнне кич белән килеп җиттеләр. Бер көн алда ТР хезмәт, мәшъгүллек hәм социаль яклау министрлыгының министры Айрат Шәфигуллин аларны “Әйләнә-тирә мөхитенә чыгыш” программасын таныштырып китте. Бүген кунакларның соңгы көннәре hәм алар инвалидлар ихтыяҗына туры китереп реконструкция үткән объектлар белән танышачаклар. Андый объектларга метрополитен,«ТР сәламәтлек саклау министрлыгы балалар клиник хастаханәсе», «Универсиада авылы» керә. Моннан тыш, Калининград өлкәсе делегациясе Муса Җәлил исемендәге Татар академиясе дәүләт опера hәм балет театрында, Казан шәhәренең Яңа-Савин hәм Идел Буе районнары социаль яклау бүлекләрендә hәм шулай ук «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International