26-27нче апрель көнне Казанда социаль иптәшлек үстерүгә кагылган сораулар буенча республика семинары узачак

2012 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе
Чараның тулы исеме  – “ Социаль иптәшлекне үстерүнең hәм коллектив хезмәт бәхәсләрен чишүнең актуаль сораулары”.
Аның үтү урыны “Яңалык” кунакханәсе булачак (Короленко урамы, 30нче йорт).
Семинарның беренче көнендә ТР хезмәт, мәшъгүллек hәм социаль яклау министрлыгының министры Айрат Шәфигуллин “Татарстан Республикасында социаль иптәшлекне үстерү hәм социаль-хезмәт мөнәсәбәләрен коллектив-килешүләре аша чишү” доклады белән чыгыш ясаячак.
Моннан тыш, семинарда хезмәт hәм мәшъгүллек буенча Федераль хезмәт вәкиле Сергей Казарцев, Мәскәү шәhәренең коллектив хезмәт бәхәсләрен чишү буенча хезмәт арбитраж судының җаваплы сәркатибе  Владимир Кашин, ТР төп дәүләт хезмәт инспекторы  Рушания Ширинская чыгыш  ясаячаклар. Эш бирүчеләр позициясен семинар темасы буенча  ТР оешмалары hәм эшмәкәрләре Ассоцияциясенең генераль җитәкчесе Игорь Рассман hөнәри союзлар позициясен ТР  hөнәри союзлар Федерациясе ьитщкчесе  булачак.
Семинар кысаларында эшлекле уеннар, фикер йөртүләр оештырылачак hәм судта каралган коллектив бәхәсләрне чишүгә багышланган укуту фильмнары күрсәтеп утәчәкләр.
Фоторәсем granenov.ru сайтыннан.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International