Эшчеләрне иң күп эштән азат ителү эшкәртү җитештерүчелегендә теркәлгән

2012 елның 11 апреле, чәршәмбе
Татарстан Республикасы хезмәт, мәшъгүллек hәм социаль яклау министрлыгы мониторингы буенча, алдагы атнада эшкәртү җитештерүчелегендә булган оешмалардан 251 кеше эштән азат ителгән.
Башка өлкәдә эштән китүчеләр саны түбәндәгечә күзәтелә: авыл хуҗалыгында – 39 кеше, файдалы казылмалар табуда – 16 кеше, эшкәртү җитештерүчәнлегендә – 5  кеше, электр энергиясен, газны hәм суны җитештерү hәм бүлүдә – 10 кеше, төзелештә – 68 кеше,  сәүдә өлкәсендә – 183 кеше, кунакханә   hәм ресторан эшмәкәрлегендә – 20  кеше, финанс эшчәнлегендә – 18 кеше, хәрәкәтсез милек операциясендә – 64 кеше, дәүләт идарәчелеге hәм хәрби иминлек белән тәэмин итудә – 50 кеше, мәгърифәт өлкәсендә – 45 чел., сәламәлек саклауда – 38 кеше, калган коммуналь, социаль, шәхси булышлык курсәтү өлкәләрендә – 47 кеше туры килгән.
Барлыгы 4нче апрельдән 11нче апрельгә чаклы вакыт эчендә 1205 кеше эшсез дип танылган. Алар арасында 501е  үз теләге белән, оешма эшеннән туктап, яки эшче штатның кыскартылуы нәтиҗәсендә – 91 кеше, h.б. сәбәпләр аркасында 206 кеше эштән алынып,  барлыгы 884  эштән китергә гариза язганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International