Республикада эшсезлек дәрәҗәсе кимүе тенденциясе саклана

2012 елның 11 апреле, чәршәмбе
4 нче апрельдән 11 апрельгә кадәр халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте әгъзалары исәбендә булган кешеләр саны 0,37%ка төшкән hәм 30763 кешене тәшкил иткән. Шуның белән бергә, 13 муниципаль берәмлектә эшсезлекнең үсеше теркәлгән. Бу күрсәткеч узган атна хисабы буенча 10,8%ка күтәрелеп, Чистай районы беренчелекне алды. Әлки районында әлеге күрсәткеч 7,7%ка, Югары Осланда – 6%ка күтәрелгән. Алексеевск, Спасс hәм Ютазы районнарында эшсезлек дәрәҗәсе 9,5%ка hәм 7,8%ка түбәнәйгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International