Арча районы Кенәр авылының социаль хезмәткәрләре “Үсеш баскычы”нда hөнәрлерәк булдылар

2012 елның 11 апреле, чәршәмбе
Арча “Мәрхәмәтлелек үзәге” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Үсеш баскычы” социаль өлкә хеәмәткәрләре өчен hөнәри hәм шәхси үсеш программасы үз эшен башлады.
Шушы программа кысаларында Кенәр авылында үзәк белгечләре социаль хезмәткәрләргә семинар уткәрделәр. Бу авылда 6 социаль хезмәткәрләр 22 кешегә ярдәм күрсәтәләр.
Социаль хезмәткәрләрнең эшчәнлеген регламентлаган кануннарны hәм норма актларын өйрәнү, документларның дөрес hәм төгәл тутырылуын, социаль йорт җиhазлары булышлыгын күрсәтү hәм башка сораулар буенча семинарда фикер алышынды.
Дэрес ахырында социаль хезмәткәрләргә файдалы мәгълүматны үз эченә алган буклетлар тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International