Нурлат районында өлкән яшьтәге кешеләрне “Дару төймәләреннән тыш” дәвалыйлар

2012 елның 11 апреле, чәршәмбе
Нурлат районы “Иминлек”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Дару төймәләреннән тыш” авторлык программасының беренче этабы тәмамланды. Әлеге проектны йорт буенча хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре уйлап тапканнар.  
Программа районда хезмәт күрсәтелүче карт кешеләргә юнәлгән. Өлкән яшьтәге әби-бабайлар өчен “Дару төймәләреннән тыш” программасын шәхсән җиткерәләр. Дәвалаү-профилактика чаралары, аларның шәхси ихтыяҗлары, сәламәтлек хәле, яшьләре,  холык үзенчәлекләренә карап алып барыла.
Дәвалау төрләре арасында фитотерапия, сулыш гимнастикасы hәм үз-үзеңә массаж ясауга өйрәтү бар. Үзәкнең белгечләре белдергәнчә, иң популяр “дәва” булып физик күнегүләр тора.
Программаның чираттагы эше өлкәннәрне үзләрен регуляцияләү hәм релаксация ысулларына өйрәтү. Әлеге дәресләр циклының  программасын үзәк психологлары уйлар таба hәм өлкәннәргә ярты елга кызыклы, тулы гөмер тәэмин итә.
Йорт буенча хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Елена Селезнева, уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен программаның срокларын озынайтачакларын билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International