Менделеевск районының 122нче hөнәри көллиятендә "Ел укучысы"н сайладылар

2012 елның 10 апреле, сишәмбе
Менделеевск районының 122нче hөнәри көллиятендә еллык "2012 ел укучысы" бәйгесе үтте.
Әлеге югары исемгә көллиятнең 1нче hәм 2нче курсында  тәрбияләнүчесе алты укучы көрәште. Җиңүче предендентлар арасында киләчәк автомеханик Руслан Шайбеков hәм Ленар Ахмадуллин, өметле пешекчеләр Павел Браташов hәм Ольга Павлова, гомуми төзелеш эше остасына өйрәшүче Салават Хузин, эретеп ябыштыручыга укучы Дмитрий Елизаров булдылар.
Барлык катнашучылар «Могҗиза кыры», «Алтын куллар», «Сәнгать үзешчәнлеге», «Визитка» бәйгеләрендә үзләренең үзсүзлелеген, сабырлыгын күрсәттеләр.
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә “2012 ел укучысы” исеменә Руслан Шайбеков лаек булды. Яшьтәшләре хөрмәттеннән hәм укытучыларының хуплавыннан тыш, аңа лаеклы кыйммәтле буләк – санлы фотоаппарат тапшырылды. Калган бәйгечеләргә юатучы буләкләр бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International