Яшел Үзәндә өлкән яшьтәге кешеләр hәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә алдынгы инновация технологияләрен кертү тәҗрибәсе турында фикер алыштылар

2012 елның 10 апреле, сишәмбе
Өлкән яшьтәге кешеләр hәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә алдынгы инновация технологияләрен кертү тәҗрибәсе турында Яшел Үзәндә социаль яклау буенча белгечләр фикер алыштылар.
Әлеге чара “2011-2012 елларга өлкән яшьтәге кешеләр hәм инвалидларның тормыш сыйфатын үстерү” исемле Республика программасы кысаларында оештырылды.
Семинарда халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-реабилитация бүлеге мөдирләре, өлкән яшьтәге hәм инвалидларга ярдәм күрсәтүче интернат йортлары җитәкчеләре катнаштылар.
Татарстан Республикасы җәмгыять палатасының социаль икътисад сораулары буенча комиссия җитәкчесе ярдәмчесе  Любовь Мишина үз чыгышында өлкән яшьтәге кешеләрнең төп проблемалары hәм ихтыяҗлары турында кагылып узды.
 “Өченче яшь университеты”ның кызыклы тәҗрибәсе турында Казан дәуләт медицина университетының икътисад теориясе hәм социаль эш кафедрасы өлкән укытучысы Эльмира Утеева тныштырып китте.
“Түгәрәк өстәл”дә  катнатнашучылар социаль-мәдәният реабилитациясе өлкәсендә алгарышлы тезнологияләр белән, өлкән яшьтәге кешеләрнең мәгълүмат-масса чараларында социаль сурәте, өлкән яшьтәге hәм карт кешеләрне социаль реабилитацияләү проектлы ысуллары белән таныштылар.
 “Тугәрәк Өстәл” эше нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге кешеләргә hәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә алдынгы инновация технологияләрен кертү стратегиясе билгеләнде.
Семинар ахырында катнашучылар актив рәвештә алдынгы технологияләне кертү , шул чиратта, “мобиль социаль бригадалар», «Йорт санаториясе» вакытлы социаль булышлык, халыкны hәм мәгълүмат-масса чараларын, хәйрия оешмаларын бу сорауга үз игътибарын юнәлтү буенча утрак фикергә килделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International