“Балигъ булмаган балалар арасында суицидаль тәртипкә тармакара үзара йогынты ясау әгъзалары системасы тарафыннан искәрмә ясауның уңай нәтиҗәсе” семинар-кинәшмәсе 12 апрель көнне Буа ветеринар техникумында үтәчәк. Семинарда тәрбия эше буенча укыту оешмалары җитәкчеләре, аларның ярдәмчеләре hәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә hәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдирләре катнашачак. Шулай ук, монда эчке эшләр министрлыгы, балигъ булмаган баларның хокукларын саклау республика комиссиясе hәм сәламәтлекне саклау министрлыгы вәкилләре чыгыш ясаячак.
Фоторәсем www.gorno-altaisk.info сайтыннан.