Республикада җитештерү өлкәсендә үлем травмалары теркәлгән

2012 елның 10 апреле, сишәмбе
2012 елның беренче чиреге буенча ТР оешмаларында гадәттән тыш хәлләргә эләгеп 21 кеше үлгән. Үлүчеләрнең өчтән бере төзелеш өлкәсендә эшләгән. Травмаларның төп сәбәпләре булып эш эшчәнлегенең кәнәгать булмавы, хезмәт шартларын саклауга игътибарсызлык, шәхси саклану hәм электр тогына формаль мөнәсәбәттә булу санала. Бар очракта да әлеге сораулар буенча оешма җитәкчеләренең җавапсыз карашы гаепле. Ачык мисал булып монтажчы В.А. Якимовның (Әлмәт районы) 6нчы каттан вентиляция шахтасына төшуе тора. Тикшерү нәтиҗәләре биек эшләрдә эшләгән эшчеләргә монтаж пояслары кулланмавы, шулай ук алар белән хезмәт язмасы төзелмәгән, саклык техникасы буенча интрукция ясалмавы ачыкланган.
Үткән период нәтиҗәсе буенча Әлмәт «Промгидравлика» ААҖ  hәм Тукай районарында («КамЭнергоРемонт» ААҖ) 2 төркем гадәттән-тыш хәл теркәлгән.
Республикада травма үлемнәре 2010 елда (2009 елда 86 үлүчегә каршы 2010 елда 108 үлүче) ешайган. 2011 ел нәтиҗәсе буенча әлеге күрсәткеч 115 кешегә кадәр күтәрелгән. Җитештерү өлкәсендә гадәттән-тыш хәлләрен искәртү чаралары уртаклашу максатыннан 27 апрель көне, Бөтендөнья хезмәтне саклау көне алдыннан Республика тармакара хезмәтне саклау комиссиясенең киң утырылышы планлаштырыла.
Фоторәсем pravdaurfo.ru сайтыннан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International