Татарстан Республикасында эшсезлек дәрәҗәсе кимүенең лидеры булып Алабуга санала

2012 елның 9 апреле, дүшәмбе
28нче марттан 3нче апррельгә чаклы эшсез алабугачылар саны 57 кешегә кимегән (яки 5,3%ка) hәм 1004 кешене тәшкил иткән. Охшашлы динамика республиканың төрле шәhәрләрендә күзәтелә. Алар арасында: Баулыда эшсезлек дәрәҗәсе 4,2%ка, Лениногорскта – 3,8%ка,  Нурлатта – 3,4%, Әлмәттә – 2,8%ка, Яшел Үзән hәм Буада – 2,5%ка төшкән. Казанда бу күрсәткеч  зур булмаган тискәре халәттә. Ресспубликабызның башкаласында хисаплы атнада эшсезләр саны 0,4%ка кимегән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International