11 апрельдә җирле халык Бөтендөнья тоткыннарның фашист лагерьларыннан котылу көнен билгеләп үтәчәк. Бу көнне Казанда яшь чагында фашист лагерьларында булып, аннан котылучыларның очрашу кичәсе булачак. Бу көнне инвалидларның республика иҗтимагый оешмасы вәкилләре hәм элеккеге балигъ булмаган фашизм тоткыннары өчен Казанда 3 сәгатьлек автобус экскурсиясе оештырылачак. Аның барышында катнашучылар Муса Җәлил музеенда кунак булачак.
Ошбу легендар язучы-сугышчының якты истәлеге хакына, аның hәйкәленә чәчәк бәйләмнәре тапшырачаклар.
Бүгенге көндә Татарстанда “элеккеге балигъ булмаган концлагерь тоткыннары” төркеменә кергән 272 кеше бар.