Казанда 11 апрельдән “Мәгърифәт. Карьера – 2012” еллык ярминкәсе үз эшен башлаячак

2012 елның 9 апреле, дүшәмбе
11 нче апрельдән 13нче апрельгә кадәр  “Казан ярминкәсе”   күргәзмә үзәгендә  шәhәр вакантлы эш урыннары hәм белем алу, эчше урыннар  “Мәгърифәт. Карьера – 2012” ярминкәсе узачак.
Ярминкә эшендә Казан шәhәренең белем алу, хезмәт белән тәэмин итү оешма вәкилләре катнашачак.
Белем бирү оешмалары урта hәм югары hөнәри белем бирү оешмалары керткән  7 фәнни-мәгърифәт кластерларына берләшәчәк. Шуның нәтиҗәсендә, яшьләр Казан оешмаларының укыту процессының узенчәлекләре, хезмәт базарының ихтыяҗлары, киләчәк hөнәрне сайлау, уңышлы эшкә урнашу  hәм карьера перспективалары белән танышып үтә алалар. Аларга белем бирү оешмаларында үткәргән презентацияләргә килергә мөмкин.
Моннан тыш, hәр теләк белдергән кеше 3 көн дәверендә Казан шәhәре оешма җитәкчеләре – эш бирүчеләр белән очраша алалар. Очрашу вакытында катнашучылар эш шартлары, эшчеләргә бирелгән эш таләпләре, хезмәт хакы турында кагылган сорауларга җавап таба алачаклар.Шулай ук белгечләр килүчеләргә хезмәт кануннары, хезмәт белән тәэмин итү, hөнәри юнәлеш алу, hөнәри уку буенча кинәш бирәчәкләр.
Йомыш белән килүчеләр өчен   мөстәкыйль рәвештә интернет hәм компьютер вакантлы эш урыннары банкы аша эш эзләү мәмкинлеге тудыру максатыннан мәгълүмат терминаллары эшләячәк. Мәгълүмати стендларда сайлап куелган 17 меңнән артык Казан шәhәре оешмаларында ачык булган вакантлы эш урыннары тәкъдим ителәчәк.
Ярминкәдә 40тан артык коммерцияле булмаган Казан оешмалары үз вакантлы эш урыннары белән катнашачак. Алар арасында: : «Казан вертолет заводы”  ААҖ, «КМПО» ААҖ, С.П. Горбунов исемендәге КАПО” ААҖ , «Метроэлектротранс» МУП,  «Бәхетле» ААҖ.
Күргәзмәнең эш вакыты: 11-12 апрель көннәрендә сәгать иртәнге 10.00нан кичке 17.00кә кадәр, ә 13нче апрель көнне иртәнге 10.00нан көндезге 14.00гә кадәр.
Фоторәсем www.spmi.ru сайтыннан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International