Яшел Үзән психоневрология интернаты талантлар каршылады

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

25 сентябрь көнне Яшел Үзән психоневрология интернатында Татарстан республикасы психоневрологик интернатларының социаль хезмәт алучылар арасында "Талантлар салават күпере" республика конкурс-фестивале узды.

Әлеге чарада Казан, Арча, Яшел Үзән, Алабуга, Түбән Кама һәм Чистай районнарының алты психоневрологик интернатыннан 76 кеше катнашты.

Социаль хезмәт алучылар "Хореография", "Вокал", "Нәфис сүз", "Оригиналь жанр" һәм "Концерт һәм шоу-программалар алып баручы" номинацияләрендә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.

Фестивальдә катнашучыларның осталык һәм әзерлеген компетентлы жюри бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International