Питрәч районы “Шатлык” приюты тәрбияләнүчеләре "Мукасолька" түгәрәгенә теләп йөри.
Анда балаларның хәрәкәтләнү координацияцен үстерә. Шул ук вакытта мәктәптә кирәк булган сабырлык, пөхтәлек, башланган эшне җиренә җиткерү, кул җитезлеген күзнең төгәлеген, техник операцияләрне куллана белүне камилләштерә.
Бу юлы алар “Әкият әвәлибез” дигән эшне башкарды, техник күнекмәләрен камырны куллану күнекмәләрен ныгыттылар. Балаларның кул моторикасы ныгыды, пөхтәлек, фигураларны буяу, сюжет булдыру, бәйләнешле сөйләмне үстерү, әкиятне төзегәндә сөйләмнең эчтәлегенә таяну булдырылды.
Мондый дәресләр балаларда иҗади кызыксынучанглыкны үстерә, кешеләргә шатлык өләшү, күмәклешеп эшләнүне тәрбияли.