2018 елның 28 сентябрендә мәшгульлек үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен “Ачык ишекләр көне” узды.
Әлеге чара Яшел Үзәннең шәһәр һәм район инвалидлары оешмасы белән берлектә, 1995 елның 22 нче ноябрендә кабул ителгән 181 нче санлы “Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау хакындагы” федераль закон кысаларында оештырылды.
Чарада катнашкан 20 кеше мәшгульлек үзәге тәкъдим иткән дәүләт хезмәтләре, аларны тәкъдим итү тәртибе һәм квоталы эш урыннары турында мәгълүмат алдылар.