Балтачта 90 яшьлек юбилярны котладылар

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Балтач җирлегендә гомер итүчеЗәйнәп Каюмовага 10 октябрь көнне 90 яшь тулды.

Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Ильдар Габдрахмановлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

Алар Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,   авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International