Тәтеш интернат-йортында "ТАССР мәгариф тарихы" темасына уен узды

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияче-психолог Наталья Самаркина анда яшәүчелер өчен  ТАССРның оешу тарихына багышланган “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” дигән тематик  кичә үткәрде. 

Ә аның төп максаты-социаль чаралардан файдаланучыларны Татарстанның бай тарихы, мәдәнияты һәм традицияләре белән таныштыру; аларның танып белүләрен, уйлау сәләтләрен үстерү, хәтерләрен яхшырту иде.

Кичәдә катнашучылар Татарстанның бай  тарихына багышланган документаль фильмнар карады. Алар үзләренең уйлау сәләтләрен, республикабыз тарихын яхшы белүләрен кәрсәтте; төрле сорауларга җавап бирделәр.

 Нәтиҗәдә, җиңүчеләр һәм  конкурста   катнашучылар татлы  призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International