Хәзерге вакытта Кукмара муниципаль районында өлкән яштәге кешене тәрбиягә алган бер гаилә бар. Бу өлкән кешенең социаль хәлен яхшырту, буыннар элемтәсен ныгыту, тормыш тәҗрибәсен тапшыруны тәэмин итү, куркынычсызлык һәм сәламәт картлык өчен шартлар тудыру мөмкинлеге бирә.
Якынлашып килүче өлкәннәр көне уңаеннан Иске Уча авылында гомер итүче Зоя Терентьеваны Кукмара муниципаль районының социаль яклау бүлеге башлыгы Җамалиева Светлана, "Тылсым" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Мөбәрәкова Нурсия, өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Кормильцева Гөлзада котлады.