"Ак барс" яшьләр үзәгендә hөнәри белем бирү оешмалары командалары арасында КВН финал уены утәчәк

2012 елның 4 апреле, чәршәмбе

5 апрель көнне "Ак барс" яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы хезмәт, мәшъгүллек hәм социаль яклау министрлыгы тармагы астына кергән башлангыч hәм урта hөнәри белем бирү оешмалары командалары арасында КВН финал уены утәчәк.

КВН финал зона уеннары җиңүчеләре беренче урынны яулап алу өчен көрәшәчәк. 10 иң көчле җыелма командалар жюри әhеллэрен үзләренең юмор hәм тапкырлык осталыгы белән шаккаттырачак.

Финалга Кукмара, Саба, Сарман hәм Бөгелмә аграр көллиятләре, Яр-Чаллы hәм Чистай политехнология көллияте, Радиомеханика көллияте укучылары, Түбән Кама технология hәм эретеп-ябыштыру монтажы көллияте командалары, Халыкара сервис көллияте җыелма командалары чыктылар.

Хәзер егетләр таләп ителүче хезмәт базарының эшче hөнәрләре репетициясен калдырмыйча, актив рәвештә финалга әзерләнәләр.

Бу чара иртәнге сәгать 10 башлана.

Фоторәсем vk.com/kvn сайтыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International