"Болгар чишмəсе" өлкəннəрдə кунакта

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

"Халыкара өлкəннəр көне" алдыннан Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортына өлкəннəр янына кунакка  бəйрəм программасы белəн яраткан һəм хөрмəтле дусларыбыз - "Болгар чишмəсе"  ветераннар хоры килде.

Сəнгать житəкчесе Илюшина Н.П. һəм хорның музыкаль житəкчесе Кощеев В.А. житəкчелегендə хорда катнашучылар өлкəннəрне үзлəренең моңлы жырлары белəн сөендерде. Беркем дə битараф калмады, өлкəннəр яраткан артистларына кушылып жырлады. Бəйрəм чарасы ахырында интернат-йортның директоры Костин А.В. ветераннар хорына, интернат-йорт тормышында актив катнашканнары өчен, Рəхмəт хаты тапшырды.

Шулай ук интернатта яшəүчелəргə жəмгыятькə файдалы хезмəттə катнашканнары өчен, хезмəткəрлəргə хəлдəн килгəнчə ярдəмнəре өчен Рəхмəт хатлары таратты, аларга ныклы сəламəтлек, озын гомер, яхшы кəеф телəде. Концерттан соң артистлар интернатта яшəүче якташлары, элекке күршелəре белəн рəхəтлəнеп  аралаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International