"Веста" балалары Әхсән Фәтхетдинов музеенда

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү эше уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль педагоглары Ольга Тугашова һәм Олеся Мингазетдинова социаль ярдәм күрсәтелүче 17 бала өчен Кызыл Чишмә бистәсендәге Әхсән Фәтхетдинов музеена экскурсия оештырдылар. Максат: рәссам Әхсәт Фәтхетдинов иҗаты белән танышу, балаларда сәнгатькә кызыксыну уяту.

Музей хезмәткәрләре балаларны ачык йөз белән каршы алды, аларны кызыксындырган һәрбер сорауга җавап бирергә әзер иделәр. Музей хезмәткәрләре биредә булган скульптуралар, картиналар һәм барельефлар турында сөйләде.

Әхсән Фәтхетдиновның иҗаты татар халкының мәдәниятие һәм рухы белән сугарылган, тере табигать һәм авыл образларын үз эченә ала. Рәссамның агач белән эшләргә яратуын эшләреннән күреп була – биредә күпсанлы агач скульптуралары, баганалар, картиналарның кысалары – барысы да агачтан эшләнгән. Тик шулай да, музейның шактый гына өлешен, экспонатлар, борынгы мифлар, халык йолалары һәм гореф-гадәтләре турында булган эшләре били. Габдулла Тукай иҗатына зур бәя бирүче буларак һәм аның әкиятләрендә үскәнлектән Фәтхетдиновның иҗатында зур бер өлешне “Шүрәле” персонажына багышланган тулы бер цикл урын алып тора. Ул тамашачылар алдында төрле образларда барлыкка килә.

Икенче циклы булып "Обереги - "Ияләр". "Ияләр" - үзенчәлекле рәсемнәр, алар  - табигать белән ярашлы мөнәсәбәтләр булдыру,  рух сакчылары тарафыннан чын рухиятны торгызуга юнәлдерелгән әсәрләр.

Экскурсия ахырында балалар музей хезмәткәрләренә кунакчыл мөнәсәбәтләре, кызыклы очрашу оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Үткәрүчеләр балаларга истәлеккә значоклар бүләк итте һәм бу үзенчәлекле җиргә кабат килергә чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International