Түбән Каманың "Веста"үзәгендә Өлкәннәр көне уңаеннан "Яшьлектән акылга!" дигән акция узды.
Акцияне социаль педагог Лилия Корбатова һәм хезмәт инструкторы Лариса Евстратьева оештырды.
Чараның максаты үсеп килүче буында өлкәннәргә карата мәхәббәт тәрбияләү. Педагоглар балаларга өлкәннәр турында сөйләде, аларны хөрмәт итү кирәклеген аңлатты. Хезмәт буенча инструктор исә, өлкәннәр өчен открыткалар ясарга өйрәтте. Балалар һәр биремне җиренә җиткереп башкарды. Ә аннары балалар Тукай паркына чыкты, анда әби-бабайларга открыткалар бүләк иттеләр.
Урамда узып баручы өлкәннәр балаларга рәхмәтләрен белдерде.