"Шәфкать" үзәгендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнделәр

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Балаларның иминлеге хәзерге заманда җитди мәсьәләләр тудырырга мөмкин. 

Юллардагы иминлек өчен дә күп очракта алар үзләре җавап бирә. Юл йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәмәгән очракларда төрле күңелсез хәлләр килеп чыгарга мөмкин.  Шуның өчен аларга җентекләп юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтергә кирәк. 

3 октябрь көнне Кукмараның "Шәфкать" үзәге педагогы юл йөрү кагыйдәләре турында дәрес үткәрде. 

Чара викторина форматында узды. Соңыннан бергәләшеп  мультфильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International