Спас картлар һәм инвалидлар йортында Елмаю көне узды

2018 елның 5 октябре, җомга

5 нче октябрьдə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында "Елмаю бүләк ит" шигаре  астында Бөтендөнья елмаю көне үткəрелде.

Белгəнебезчə, елмаю - ул бəхет һəм озын гомер чыганагы. Мəрхəмəтле карашыбыз белəн йөзлəгəн кешене коткарырга була, елмаеп карау белəн дə без аларга ярдəм итə алабыз, ə өлкəн яшьтə бу бигрəк тə мөһим.

Чара барышында социаль хезмəткəр С.Савинова һəм тəрбияче Р. Шишкина тарафыннан "Мəрхəмəтле, яхшы сүзлəр", "Мəкаль һəм əйтемне дəвам ит",  "Күршеңне макта" һ.б. бик күп бəйге һəм уеннар үткəрелде. Социаль хезмəт алучылар да битараф калмады, бик телəп бəйгелəрдə катнашты, йөзлəреннəн елмаю бер дə китмəде. Безнең уйлавыбызча, һəр кеше елмаюга лаек.

Чара ахырында "Дуслык алмасы" дигəн акция үткəрелде, анда өлкəннəр, алманы бер-берсенə тапшырып, матур сүзлəр əйттелəр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International