Өлкәннәр декадасы к"Богородский рай" үзәге социаль хезмәткәрләре "Чиста йорт" акциясе игълан итте

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр декадасы уңаеннан Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре "Чиста йорт" акциясе үткәрәләр.

Акция барышында үзәк белгечләре ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар һәм социаль хезмәт алучылар йортларында торак урыннарын җыештыралар.

Социаль хезмәткәрләр өлкәннәрнең торакларын тәртипкә китерә, түшәм, тәрәзә, идән һәм савыт-саба юа.... Картлар социаль хезмәткәрләргә рәхмәтләрен җиткерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International