Кичә 5 Алабуга оешмасы халыкны хезмәт белән тәэмин итү узәгендә уткән шәhәр вакантлы эш урыны мини-ярминкәсендә үзләренә эшчеләр эзләделәр. Эшне түбәндәге кадрлар хезмәте оешмалары тәкъдим иттеләр: «Истәлек» ААҖ, «Алабуга тәм-томы» ААҖ, «Закал» инвалидларның региональ иҗтимагый оешмасы, «Социаль-икътисади тикшерүләр институты» коммерцияле булмаган иптәшлек hәм «Жилстройсервис» шәхси торак-экплуатациясе идарәсе ААҖ.
Эш эзләүчеләргә 52 вакантлы эш урыны тәкъдим ителде. Алар арасында иң таләп ителгәннәре: сату буенча менеджерлар, технология урныштыру опреторлары, җитештерү биналары җыештыручылары, сатучылар, икмәк пешерү цехы эшчеләре, юрист-консультлар, инженер программистлар, төреп бәйләүчеләр, вакытлы эшчелэр.
Ярминкәдә 45 кеше катнашты. Чара барышында эш эзләүчеләр зңгәмә үттеләр hәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.
Ярминкә нәтиҗәсе буенча 21 кеше эшкә юллама алдылар.