Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшүсмерләр-яшьләр клубы әзерләгән бәйрәм узды. Кешеләрне бәйрәм белән котлау һәрвакыт күңелле, ә зирәклек көне белән икеләтә рәхәт, ди оештыручылар.
Тамашачылар яшь артистларны алкышларга күмде һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең җәмгыятьтәге мөһим рольләре, озак һәм бәхетле яшәү темаларына фикер алыштылар.
Әлеге чарадан соң оештыручыларга юнәлгән рәхмәт сүзләре, искиткеч музыкаль бәйрәмнән ләззәт алу турында бик матур фикерләр ишетү күңелле булды.