Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү уңаеннан Баулы "Мәрхәмәт" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен концерт оештырды.
Комплекслы үзәк хезмәткәрләре өлкән яшьтәге гражданнар өчен открыткалар һәм чәчәкләр әзерләгән. "Мәрхәмәт" үзәге директоры Р. Саттарова пенсионерларга "Парус" ҖЧҖ тарафыннан бирелгән азык-төлек пакетларын тапшырды.