Октябрь башында, өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү, күркәм традициягә әверелде. Бу көн зирәк, хөрмәткә лаек, еллар узуга карамастан, тормыш сынауларына каршы торырдай кешеләргә багышланды.
1 октябрь көнне, Баулы районының "Мәрхәмәт" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, Матрена һәм Цветочек образларында, лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар. Алар өчен үзәк җитәкчесе Р.Саттарованың котлавыннан һәм 2 нче мәктәп укучыларының концерт номерларыннан торган күңелле бәйрәм әзерләнгән иде. Барлык килгән кунаклар да, бәйрәмдә булган җылы атмосферадан канәгать калды.
Очрашу ахырында традицион чәй өстәле янында чәй эчү оештырылды, анда үз тормышларыннан кызыклы тарихлар сөйләделәр әлбәттә, истәлеккә фотога төштеләр! Барлык кунаклар да, “Мәрхәмәт” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең, профсоюз оешмасы тарафыннан оештырылган бүләкләр белән китте.
Зәй муниципаль районы "Шатлык" халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгендә инде күп еллар күркәм традиция яшәп килә. Өйдә социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре үзләренең социаль хезмәтләр кабул итүчеләрен һәр бәйрәм белән тәбриклиләр.
Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан, шәһәрнең "Күкчәчәк", "Салават күпере", "Теремкәй" балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр, тәрбияче апалары һәм үзәк белгечләре белән берлектә, олы яшьтәге кешеләрнең өйләрендә булып, шигырьләр сөйләделәр, үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Нәниләрнең чыгышлары өлкәннәрнең күңелләренә хуш килде, үзләренә карата булган кадер-хөрмәт әле күп вакытлар аларның хәтерендә сакланыр, ә балалар исә, әбиләрнең чын күңелдән сөенгәннәрен күреп, алда булачак бәйрәмнәргә әзерләнү өчен дәрт алдылар.
Шулай ук үзәк белгечләре һәм социаль хезмәткәрләр, мәктәп волонтерлары, белән берлектә, "Өйдә тәртип", "Ярдәм кулы сузыйк", "Яхылык эшләргә ашыгыгыз" акцияләре оештырдылар.
Биектау районы "Өмет", Баулының "Мәрхәмәт" үзәкләрендә дә өлкәннәгә игътибар күрсәтелде.