"Юлдаш"та кунаклар

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты "Юлдаш"та  “Өлкәннәр көне” уңаеннан бәйрәм концерты булды.

Әлеге чарада “Восток” мәдәни-күңел ачу үзәге артистлары чыгыш ясады. Бәйрәм белән котлап, Татарстан республикасының юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Иванов Константин Валентинович, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Задворнова Галина, Чистай муниципаль районы депутаты Добронравова Ольга, “Дом медик” лар микрорайонының җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе В.А.Ваганов, интернат директоры Елена  Четырчинская матур теләкләрен җиткерделәр.  Артистлар башкаруындагы дәртле биюләр, матур эчтәлекле җырлар, өлкәннәребез хөрмәтенә әзерләнгән иң матур буләкләрнең берсе иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International