Халыкара өлкәннәр көнендә Әлмәт торба заводы ветераннарын хөрмәтләделәр

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

2 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көнен һәм Әлмәт торба заводының ремонт-механика цехының 50 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан предприятие ветераннарын котлау тантанасы булып узды.

Тантаналы чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев һәм Әлмәт торба заводы идарәче директоры Александр Токарев катнашты.

Әлмәт торба заводы - электр белән эретеп ябыштыру корыч торбаларын чыгару буенча махсуслашкан Россиянең иң эре җитештерү предприятиесе. Күп еллар предприятие булачак белгечләрне һөнәри яктан тәрбияләүгә үз өлешен кертә.

Фото чыганагы: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International