"Веста"да Өлкәннәр көненә багышланган акция

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Кама районында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган "Алтын яшь!" акциясе булып узган. Әлеге чарада 11 балигъ булмаган бала катнашты.

Социаль әһәмиятле акциядәТүбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова, социаль эш буенча белгеч Әлфирә Юнысова, Кама Аланы шәһәр тибындагы балалар думасы волонтерлары, шулай ук тулы булмаган һәм күп балалы гаиләләрдән балигъ булмаган балалар катнашты.

Балалар йортларның мәгълүмати такталарында котлаулар беркетелде. Яшь буынга бәйрәмнең әһәмияте турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International