Яр Чаллы автомеханика көллияте укучылары өлкәннәргә бәйрәм бүләк итте

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Яр Чаллының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Өлкәннәр декадасын тантаналы һәм җылы шартларда автомеханика көллияте укучылары ачып җибәрде.

Балалар Андрей Солдатов һәм Елена Вершинина җитәкчелегендә "Рәхмәт сезгә, әбиләр, рәхмәт сезгә, бабайлар" дигән концерт программасы әзерләде. Матур концерт номерлары, дәртле биюләр, җырлар һәм күп җылы сүзләр – бәйрәмдә катнашучыларның берсе дә бу вакыйгаларга битараф калмады.

Программа ахырында кунаклар өлкән буынга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм аларга бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International