Спас интернат-йортындагыларны бәйрәм белән котладылар

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында бəйрəм концерты уздырылды. Аларны котларга Варвара Лисюк житəкчелегендəге "Күңелле компания" ансамбленнəн нəни кунаклар да килгəн иде.

Өлкəннəр көлештелəр, кушылып жырладылар, яшь артистларны алкышларга күмделəр. Бəйрəм концерты өлкəннəргə шатлык,  яхшы кəеф бүлəк итте.
Өлкəннəр алдында котлау сүзе белəн Спас муниципаль районы Башкарма комитеты житəкчесе Осокин Валерий Александрович чыгыш ясады. Шулай ук  "Алексеевскдорстрой" ААҖ башлыгы Земсков Александр Николаевич үзенең котлавын житкерде, ул интернатта яшəүчелəрнең һəркайсына татлы күчтəнəч алып килгəн иде.

Татарстан Республикасы Дəүлəт Советы депутаты Вәлиев Ф.В., шəхси эшмəкəр Монахов В.П.,  бүлəклəре өчен аерым рəхмəт белдерелде. Интернатта яшəүчелəр барлык котлауларны һəм бүлəклəрне сөенеп кабул иттелəр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International