Татарстанда Өлкәннәр көне декадасы уза

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Татарстан республикасында Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чаралары уза.

"Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Яхшылык һәм хөрмәт көне" дигән концерт программасы оештырды.

Чараны үткәрүдә "Чишмә" оешмасы волонтерлары да актив катнашты.

Халыкара өлкәннәр көнендә Аксубай "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты администрациясе өлкән яшьтәге элеккеге коллегаларын котлады. Бу көнне тантана сәбәпчеләре адресына ихлас рәхмәт сүзләре һәм җылы котлаулар яңгырады.

Ә Кукмара районында Өлкәннәр декадасы уңаеннан"Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе тормышка ашырыла. Шулай итеп, 1 октябрьдә "Тылсым " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагоглары Эльмира Гарәфетдинова һәм Гөлия Мифтахова пенсионер Валерий Евгеньевич Федотовның хәлен белергә бардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International