Бүген зирәклек һәм тормыш тәҗрибәсе бәйрәме. Бу көнне Әгерҗенең "Наз" приютында тәрбияләнүчеләр күптәнге дуслары, хезмәт ветераннары һәм өлкән яшьтәгеләр кешеләргә үзләренең шатлык һәм күңел җылысын бүләк итәргә ашыга.
Бәйрәмгә балалар алдан ук әзерләнде, алар шигырьләр өйрәнде, үзләренең куллары белән котлау открыткалары һәм сувенирлар ясады, котлаулар уйлап таптылар. Ә барлык әзерлекләрнең финалы – "Игелек очкыннары" акциясе. Проектның максаты, беренче чиратта, яшь буын күңелләрендә игелек формалаштыр. Мондый акцияләр үткәрү үсмерләрене социальләштерүгә, зурларны хөрмәтләргә, күңел йомшаклылыгына, игелекле булырга ярдәм итә.