"Асылташ"та спорт чаралары тагын да файдалырак узачак

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Балалар өчен спорт уеннары - сәламәтләндерү, шатлыклы хис-кичерешләр һәм актив ял итүнең иң яхшы чарасы.

"Лукойл" ІХ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында "Спорт" номинациясендә Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты балалар өчен самокатлар һәм гироскутерлар сатып ала алачак.

Хәзер балаларның гадәти урамда йөрүләре мускулларның функциональ тренировкасына әйләнәчәк,  шөгыль аларның арка һәм буыннарны ныгытырга ярдәм итәчәк, шулай ук киң фикерләүне һәм хәрәкәтләрне координацияләүдә этәргеч булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International