Кама Тамагы һәм Әлки районында өлкәннәрне котладылар

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан районында бәйрәм тантаналары оештырыла.

Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре һәм Чаллы авылы клубы мөдире Миләүшә Мозаффарова социаль хезмәт алучылар өчен "Көз көнендә җылы очрашулар" чара уздырды.

Социаль хезмәткәрләр үз карамагындагылар өчен бәйрәм өстәле әзерләде. 

Әлки картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләрне бәйрәм белән учреждение хезмәткәрләре генә түгел, мактаулы кунаклар да котлады.

Октябрьнең беренче көнендә интернатта РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, Айрат Хәйруллин хәйрия фонды рәисе Ирина Волостнова, "Дорстрой" АҖ вәкиле Рашат Гыйззәтуллин, Табигатьтән файдалану департаменты директоры Фәрит Хәйретдинов, Әлки муниципаль районы башлыгы Алесандр Никошин, "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре һәм "Әлки хәбәрләре" газетасы журналистлары килде.

Бәйрәм барышында барлык әби-бабайларга азык-төлек җыелмалары һәм чәйгә татлы бүләкләр тапшырылды.

Базарлы Матак авылы балалар музыка мәктәбе укытучылары һәм тәрбияләнүчеләр тамашачыларга концерт номерлары тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International