Зәйнең  мәшгульлек үзәгендә ветераннарны хөрмәтләделәр

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

1 октябрь көнне Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәгендә тантаналы чара узды.

Бәйрәмгә биредә озак еллар хезмәт куйган ветераннар чакырылган иде. Үз чыгышында Зәйнең халык мәшгульлеге үзәге җитәкчесе Екатерина Андреева өлкән коллегаларының дәүләт органы үсешенә керткән өлеше хакында аерым билгеләп үтте, олы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ветераннарга озын тормыш, нык сәламәтлек, якыннарының игътибарын тоеп яшәүләрен теләде.

Бәйрәм чарасы чәй өстәле янында дәвам итте. Дустанә мөһиттә бәйрәм кунаклары мәшгульлек үзәгендә эшләгән елларны искә алды, хәзерге шөгыльләре турында сөйләде.

Чара ахырында ветераннарга истәлекле бүләкләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International