Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында бәйрәм концерты

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды.

Концерт башланыр алдыннан интернат-йортта яшәүчеләрне бәйрәм белән Башкарма комитет җитәкчесе Л.Хәкимҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе И. Алеева һәм йорт-интернат директоры Т.Васильева котладылар, аларга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, оптимизм һәм тормыш иминлеге теләделәр.      

Эстрада җырчылары Равилә һәм Радик Шәрибҗановлар барысына да бәйрәм кәефе бүләк итте. Тамашачылар бик күп матур җырлар башкарган артистларның талантын карап хозурлана алды. Һәр талантлы башкарылган номер онытылмас тәэсир калдырды, шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итте.

 Бәйрәм бик күңелле узды һәм интернат-йортта яшәүчеләр өчен якты тәэсирләр булып истә калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International