Татарстанда дәүләт хакимияте органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча сынау проекты гамәлгә ашырыла. Проектта катнашучылар арасында социаль блок ведомстволары, шул исәптән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы бар.
Министр Эльмира Зарипова проектны гамәлгә ашыру барышы һәм 2019 елга иң мөһим юнәлешләр һәм эш индикаторлары буенча тәкъдимнәр җыю эше барганлыгын билгеләде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы экспертлар сыйфатында тармак профессионаллары чыгыш ясый. Россия Пенсионерлар берлеге гомумроссия иҗтимагый оешмасының ТР буенча төбәк бүлеге рәисе, РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәче киңәшчесе, ТР атказанган социаль яклау хезмәткәре Любовь Мишина өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү турында тәкъдим ясады. Эксперт сүзләренә караганда, министрлык эшчәнлегенең өстенлекле бурычларының берсе - "Актив озын гомер" программасын тормышка ашыру булырга тиеш.
"Яңа гасыр" АБНО җитәкчесе Лилия Таишева хезмәт базарын үстерү, республика эчендә яшьләрне үстерү мөмкинлекләрен тәэмин итү кирәклеген билгеләп үтте. Эксперт сүзләренчә, республиканың хезмәт базарында тотрыклылыкны саклау һәм эшсезлек үсешен булдырмау Татарстан өчен стратегик бурыч булырга тиеш.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы экспертларының тагын берсе, республика инвалидлар җәмгыяте рәисе Рифат Ганибаев министрлык эшчәнлегендәге иң мөһим мәсьәләләр арасында якын киләчәктә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы мохит оештыруны күрә.
"Берничә мәсьәлә билгеләнгәннән соң, проектның икенче этабын гамәлгә ашыру башланачак", - дип ассызыклады министр Эльмира Зарипова. Тавыш бирүдә һәр татарстанлы катнаша һәм үз позициясен белдерә ала. Чара нәтиҗәләреннән чыгып, якын арада министрлык эшләячәк төп бурычлар формалаштырылачак.
Проект 21 сентябрьдә старт алды. Республика халкының төбәк министрлыклары һәм ведомстволарының өстенлекле бурычларын билгеләүдә турыдан-туры катнашуының мөһимлеге турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде. Аның сүзләренә караганда, татарстанлыларның куелган максатларга һәм бурычларга ирешүне контрольдә тоту мөмкинлеге барлыкка киләчәк.