Октябрь аенда Менделеевскның "Өмет яры" үзәгендә өлкән яштәге гражданнарны котлау башланды.
Социаль хезмәткәрләр мәктәп волонтерлары белән бергә өлкәннәр атналыгы уңаеннан "Оныкларның котлавы" дип аталган акция оештырдылар.
Чараның максаты: өлкән буынга карата мәрхәмәтле, ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру, буыннар арасында элемтәләрне ныгыту, җылы бәйрәм атмосферасы тудыру.
Беренче котлау сүзләрен Илнәт авылы өлкәннәре кабул итте. Социаль хезмәткәр Якупова Наталья Илнәт урта мәктәбе балалары белән бергә открыткалар ясады һәм ветераннарны өйләренә барып котладылар.
Әлеге акция 5 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.