Казанда яшәүче 90 яшьлек юбилярны министр котлады

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Сәмигулла Гатауллин янында кунакта булды.

Сәмигулла агай Апас районы Болгаер авылында туган. Сугыш вакытында авылда эшли, 1949 елдан 1952 елга кадәр армиядә хезмәт итә. Хезмәттән соң Сәмигулла абый авиация техникумын тәмамлый һәм "Казаноргсинтез" ГАҖнең хуҗалык өлеше буенча директор урынбасары вазифаларын башкара.

Бүген Гатауллиннар гаиләсе Казанда яши. Эльмира Зарипова алар кунакчыл каршы алдылар.

Искәртеп узабыз, шушы көннәрдә өлкәннәр декадасы уңаеннан министр Биектау районының озак яшәүче мөхтәрәм кешеләрен хөрмәтләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International