Әлмәттә Бөтенроссия “Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” бәйгесенә номинантлар сайлап алынды

2012 елның 30 марты, җомга
“Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” исеменә Бөтенроссия бәйгесенә номинантлар сайлап алу буенча икенче турның конкурс комиссиясе утырышы Әлмәттә узды.
            Җиңүгә кандидатларны 9 кеше сынады, алар арасында 8 муниципаль районның социаль яклау идарәсе җитәкчеләре бар. Комиссиянең рәисе итеп бертавыштан “Көзге” халыкка социаль-психологик хезмәт күрсәтү республика үзәге директоры урынбасары И. Чигарова сайланды.
            Конкурсның зона этабына 33 эш (портфолио) тәкьдим ителде. Республиканың Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Сарман һәм Ютазы районнары вәкилләре үз-үзләрен сынап карадылар.
            Сайлап алу нәтиҗәсе буенча икенче турга 8 номинациянең берсендә иң яхшы булган социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре үтте.
            Республика этабында иң яхшы дәрәҗәсенә лаек булу өчен: Җәлилнең картлар һәм иинвалидлар йорты-интернаты директоры Минзөлфия Сәлахова, ЛФК инструкторы Ләйсән Фәтхетдинова, “Салаават күпере” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Вера Горшенина, Әлмәтнең “Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсеннән социаль эш буенча белгеч Лилия Миндубаева һәм социаль хезмәткәр Гүзәлия Ногманова, Азнакайның “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү психологы Фирүзә Габдрахманова, Бөгелмәнең “Возрождение” мөмкинлекләре чикле булган яшүсмерләр һәм балалар өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Зөлфия Нуриева, Лениногорскиның “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең физиотерапевтик кабинеты шәфкать туташы Маргарита Фәрхетдинова, Лениногорскның “Алсу парус” мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгеннән шәфкать туташы Рамилә Кәбирова көрәшәчәк. Зәйнең “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгемөдире Венера Камалова, социаль педагог Оксана Яковлева, хезмәт буенча инструктор Ольга Тимофеева һәм табиб-валеолог Ильмира Вәлиәхмәтова республика бәйгесендә катнашу мөмкинлегенә ия булды.
            Моннан тыш, бәйге комиссиясе Азнакайның “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләрен бәйгенең махсус премиясенә номинантлары итеп  билгеләде. “Халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә иҗади эш” номинациясендә социаль эш буенча белгеч Регина Әхмәдишина җиңү яулады, “Социаль эштә озак эшләү өчен” премиясенә Фәйрүзә Харисова лаек булды, “Авыр тормыш шартларында калган балалар белән эшләү” номинациясендә гаиләгә hәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Гөлнара Хафизова беренчелекне яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International