Татарстан Республикасы хезмәт, мәшъгүллек hәм социаль яклау министрлыгы конференц-залында, министрлык тармагы астында булган оешма хезмәткәрләре арасында шахмат уенының 2нче финал этабы ярышлары узачак.
Финал ярышларында зона ярышларында җиңүче 6 команда катнаша. Финал зиhенчеләр бәйгесендә Актаныш, Әтнә, Бөгелмә, Югары Ослан hәм Чистай муниципаль районнары командасы, Казан шәhәре Авиастрой районы җыелма командасы катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 3нче урынга - Югары Ослан, 2нче урынга - Чистай муниципаль районнары командалары лаек булды. Иң яхшы команда дип - Актаныш муниципаль командасы әгъзалары танылды.
Спортакиада барышында 10 спорт төре оештырылды. Алар арасында: өстәл теннисы, мини-футбол, стритбол, бильярд, чаңгы ярышлары, волейбол, шахмат уены, дартсе, йөзү, җиңел атлетика эстафетасы булды.
Бу спортакиадагы нәтиҗәне 2012 елның июн аенда, республика чаралары кысаларында, социаль эшче көненә багышлангап ясаячаклар.
Чараның төп максаты - эшчеләрнең физик яктан камилләшү шартларын яхшырту, министрлык такмагы астындагы оешма хезмәткәрләре арасында спорт хәрәкәтләрен саклау hәм устерү.