Бу чараны "Парк Хаус" сәүдә күңел ачу комплексында "Урам балалары җавап көтә" девизы астында, "Җавап" коммерцияле булмаган иҗтимагый оешма оештыра.
Акция шәhәр халыгының караучысыз калган hәм иминсез гаиләдә үсүче балалар проблемасына игътибарын юнәлтү максатында уткәрелә. Сәхнәдә төрле юнәлешле музыка командалары чыгыш ясады. Чыгыш ясаучылар арасында - "Көзге" республика социль-психологик ярдәм итү узәге волонтерлары да бар иде.
Аеруча тыңлаучыларның африка барабаннарында уйналган дәртләндергеч көйләр игътибарын алды. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, бу инструмент сәламәтлеге чикләнгән балаларны реабилитацияләү чарасы булып санала.
Акция кысаларында балаларга ярдәм итү унаеннан проектны тормышка ашыру өчен матди ярдәм җыелды. Алар балаларга турыдан-туры, язгы бәйрәмнәрне hәм балалар палатка лагерьларын оештыруга чараларын белән бәйле.